Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең көчле хакимияткә өметләре сүрелә башлаган


Мәскәүдә пенсия реформасына каршы урам чарасы 22 сентябрь
Мәскәүдә пенсия реформасына каршы урам чарасы 22 сентябрь

Экспертлар русияләрнең хакимияттән читләшүе һәм үзләре кебекләр белән берләшүгә омтыла башлаулары турында белдерде.

Русияләрнең үзгәрешләргә әзер булуы һәм гаделлек таләп итү дәрәҗәсе арткан диелә Алексей Кудринның Гражданлык инициативалары комитеты тикшеренүендә. Хисапта әйтелүенчә, гаделлек таләпләре көчле лидерга өметләрне алыштырган.

Моннан тыш, экспертлар респондентларның дәүләттән ярдәмгә өметләренең дә сүрелә баруын билгели. Респондентлар "хакимияттән ераклашуларын һәм җәмгыятьтә берләшү" тенденциясен күрсәтте дип белдререлә.

"Халык дәүләттән ярдәм көтми, ләкин шул ук вакытта ялгызы гына яшәп булмаячагын да аңлый. Шуңа күрә кешеләр берләшергә омтыла, әмма көчлерәкләр белән түгел, ә үзләре кебеләр белән", диелә тикшеренүдә.

Хисап авторлары фикеренчә, мондый тенденция популистик кәефләргә китерергә мөмкин.

Тикшерү Левада үзәге сораштырулары, 10 фокус-төркем кешеләре белән сөйләшү, психологик тест һәм социаль челтәрләрдәге мәгълүматка нигезләнгән. Ул пенсия реформасы турында игълан иткәнче уздырылган булган. Пенсия яшен күтәрү адымы Русия җитәкчелегенең рейтингларын төшерде, протест кәефләренең артуына китерде.

XS
SM
MD
LG