Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Сүриядән китми торып АКШ Димәшккә бер доллар да бирмәячәк


Майк Помпео

Иран тарафлы көчләр Сүриядән китми торып, АКШ Сүрияне төзекләндерүгә бер доллар да бирмәячәк, диде АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео.

"Иранны илдән чыгару өчен җаваплылык Сүрия хөкүмәтендә ята. Иранның биредә булуы өчен Сүрия гаепле", диде АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео.

Элегрәк АКШ президенты киңәшчесе Джон Болтон Русия Сүриядә "батты" һәм Көнбатыштан илне төзекләндерү өчен ярдәм эзли дип белдергән иде.

Июльдә Владимир Путин белән Дональд Трамп очрашуыннан соң Русия баш хәрби штабы американ хәрби җитәкчелегенә Сүрияне төзекләндерүне финанслау тәкъдиме белән чыкты. АКШ Сүриядә БМО контролендә "ышанычка лаек" сәяси процесс башланмый торып, элегрәк планлаштырылган 200 млн долларны бирүдән баш тартты. Бу акчалар Сүриянең төньяк-көнчыгышында "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменнән (Русиядә тыелган) арындырылган төбәкләрне төзекләндерүгә тотылырга тиеш иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG