Аларның күпчелеге хәрби низаглар булган илләрдә үтерелгән дип хәбәр итә "Чикләрне танымаучы журналистлар" оешмасы. Әлеге илләр арасында журналистлар өчен иң куркынычы булып Әфганстан тора. Биредә быел 13 журналист үтерелгән.
Оешманың баш секретаре Кристоф Делуар сүзләренчә, "бу статистика журналистларны яклау өчен кичекмәстән чаралар күрү кирәклеген күрсәтә". Ул БМО баш секретареның әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче махсус вәкиле вазифасын булдыруны сорый.
"Чикләрне анымаучы журналистлар" оешмасы мәгълүматынча, былтыр дөньяда барлыгы 55 журналист үтерелгән булган.
30 июльдә Үзәк Африка республикасында берьюлы өч русияле журналист үтерелде. Орхан Джемаль, Кирилл Радченко һәм Александр Расторгуев бирегә Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү өчен килгән булган.