Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алинә Кабаева Петербурда кандидатлык диссертациясен яклаган


Алинә Кабаева
Алинә Кабаева

Нәфис гимнастикада Олимпия чемпионы, Русия думасының элекке депутаты Алинә Кабаева Петербур университетында балалар нәфис гимнастикасына багышланган кандидатлык диссертациясен уңышлы яклаган.

Кабаева 11 октябрьдә Петербурның Лесгафт исемендәге дәүләт физкультура университетында кандидатлык диссертациясен яклады. Диссертация мәктәпкәчә яшьтәге балаларның нәфис гимнастикага әзерлек этаплары темасына дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте. Кабаеваның фәнни җитәкчесе - спорт гимнастикасында халыкара дәрәҗәдәге хөкемдар, университет профессоры Раиса Терехова булган.

"Лесгафт исемендәге дәүләт университеты Алинә Марат кызын диссертациясен уңышлы яклау белән чын күңелдән котлый", диелә уку йорты хәбәрендә.

Алинә Кабаева - нәфис гимнастикада ике тапкыр дөнья чемпионы, Олимпия чемпионы. "Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы. Бишенче һәм алтынчы чакырылыш Русия думасы депутаты булды. 2014 елның сентябреннән "Национальная Медиа Группа" ширкәтенең җитәкчеләр шурасы рәисе. 2016 елдан "Спорт-Экспресс" оешмасының җитәкчеләр шурасында рәислек итә.

XS
SM
MD
LG