Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне алдыннан Казан Кирмәнендә шәһитләрне искә алдылар


Казанны яклап шәһит китүчеләргә дога кылу
Казанны яклап шәһит китүчеләргә дога кылу

Казан Кирмәнендә Хәтер көне алдыннан шәһитләрне искә алу чарасы узды. "Ике сәгать саен халык Сөембикә манарасына килеп, фикер алышты, дога кылды", дип сөйләде активистлар.

Татар активисты Раил Имамов Азатлыкка сөйләвенчә, 12 октябрь Казан Кирмәнендә халык күп булган. Иртәнге сәгать уннарда бер төркем кеше Сөембикә манарасына килгән, экскурсия уздыручылар аларга Хәтер көне турында сөйләгән. Шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина әлеге төркемне укучы балалар иде дип белдерде.

Көндезге 12ләр тирәсе манара янына галимнәр, экскурсоводлар җыелган. "12-13 кеше булдык. Сөембикә манарасы турында фикер алыштык. Экскурсия уздыручыларга манараны XVII гасыр урталарында урыслар төзеткән дип кенә сөйләргә кушалар икән, башка версияләр турында белдерергә ярамый", дип уртаклашты Раил Имамов.

Җомга намазыннан соң шәһитләр рухына Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы әгъзалары дога кылган. "Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин җомга намазыннан соң Кол Шәриф мәчетендә, шулай ук Сөембикә манарасы каршындагы татар ханнары җәсәдләре җирләнгән төрбә янында 1552 елда Казан алынганда шәһит китүчеләрне, граждан һәм Икенче дөнья сугышларында һәлак булучыларны искә алып, алар рухына дога кылды", диелә Татарстан мөселманнарыны Диния нәзәрате хәбәрендә. Чарада мөфтиятнең Аксакаллар шурасы әгъзалары катнашкан.

Шагыйрә Нәҗибә Сафина "Сөембикә манарасы янына халык көне буена килде, бу сөенечле хәл", дип сөйләде Азатлыкка. Аның сүзләренчә, кичке дүртләрдә мәчетләрдән чыгып, манара янына өлкән яшьтәгеләр килгән, үзлекләреннән дога кылган. "Хәтер көне дини чара гына түгел. Бу көнне Сөембикә манарасы янына укучылар килсен иде, чыгышлар булсын, шигырьләр яңгырасын иде. Мин бүген үземнең Сөембикәгә багышланган шигыремне укый алмадым, ярамый диделәр", диде Нәҗибә ханым.

Явыз Иван гаскәрләре Казан ханлыгын 1552 елның 2 октябрендә басып ала. Хәзерге календарь белән санаганда бу 12 октябрьгә туры килә. Бер төркем активистлар Хәтер көнен инде берничә ел шушы көнне уздыра.

Яровая кануннары гыйбадәтханәләрдән тыш дога кылау, намаз укуны тыя.

Хәтер көненә багышланган митинг 13 октябрьдә Тинчурин бакчасында узачак. Ул хакимиятләр белән килештерелде.

XS
SM
MD
LG