Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томски университеты татар телен онлайн өйрәнү дәресләре башлый


"Ана теле" татар телен онлайн өйрәнү сәхифәсе
"Ана теле" татар телен онлайн өйрәнү сәхифәсе

Томски дәүләт университеты лингвистлары татар телен онлайн өйрәнү дәресләре уздыра башлый. Уку йортының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, татар телен өйрәнергә теләүчеләр башлыча милли мәдәниятне саклап калырга омтылучы яшьләр.

Томски дәүләт университеты лингвистлары татар телен онлайн өйрәнү дәресләре өчен Coursera платформасын куллана. Әлеге курс "Телләр һәм мәдәниятләрнең үзара бәйләнеше: милли тәңгәллекне саклау һәм киңәйтү (татар телен туган тел һәм чит тел буларак өйрәнү мисалында)” дип атала. Ул EdCrunch Award 2018 халыкара бәйгесенең "Мәдәният, тарих, фәлсәфә" номинациясендә җиңеп, III дәрәҗәдәге дипломга лаек булган.

"Без татар теле һәм мәдәниятенең нигезләрен өйрәнергә тәкъдим итәбез", дип аңлата курсны әзерләгән галимнәрнең берсе, Томски университеты профессоры Ольга Нагель.

Татар милләтеннән булган укучыларга бу дәресләр туган телләрен һәм мәдәниятләрен өйрәнеп, туганнары белән якынаерга, әби-бабалары белән күбрәк аралашырга, татар телен милли мирас буларак саклап калуга өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк. Ә инде калганнар өчен телне өйрәнү баш мие нейроннарын тагын да яхшырак эшләтергә ярдәм итәчәк дип саный галимнәр.

"Һичшиксез, ике теллелек гомуми мәдәният мәгънәсендә генә түгел, балаларның акыл үсеше өчен дә бик файдалы. Шуңа күрә без курсларны тыңларга илнең татар җәмгыятьләреннән яшь әти-әниләрне чакырырга телибез", ди Ольга Нагель.

Курсларда өйрәнү өчен кызыклы темалар сайланган. Мәсәлән, Көнбатыш Себер Русия империясенә кергәнгә кадәр анда нинди халыклар яшәгәне турында сөйләячәкләр.

Берничә ел элек Татарстан хөкүмәте ярдәмендә татар телен онлайн өйрәнү өчен "Ана теле" проекты башкарылган иде.

XS
SM
MD
LG