Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин театры артисты Тәслимә Хәләф вафат


13 октябрь Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләф (Фәйзуллина) вафат булды. Аңа 65 яшь иде.

Тәслимә Хәләфнең вафаты турындагы хәбәрне Азатлыкка Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева җиткерде.

Тәслимә Фәйзуллина (1953-2018)
Тәслимә Фәйзуллина (1953-2018)

Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина 1953 елның 17 июлендә Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. 1972 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлап, Салават драма театры труппасына эшкә алына. 1977 елда Казанга күченеп килә, Республика күчмә театрында (хәзер Тинчурин театры) эшли башлый. 1997 елда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. ТАССРның атказанган артисты (1991). Татарстанның халык артисты (2008).

Театрда дистәләрчә еллар эшләү дәверендә ул 70ләп роль иҗат итә. Тәслимә Хәләф шулай ук әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә – пьесалар тәрҗемә итә. Моннан кала, популяр җырлар авторы да.

Театрда эшләү белән беррәттән Тәслимә Хәләф Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы дәресләре дә бирә иде.​

Җеназа 14 октябрь Чистай урамында урнашкан 66нчы йортта үтәчәк. Мәрхүмә Казанның Самосырово бистәсендәге мөселман зиратында җирләнәчәк.

XS
SM
MD
LG