Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакасиядә сайлауның икенче турында бер генә намзәт калды


КПРФ намзәте Валентин Коновалов

Хакасия башлыгы вазифасына "Партия роста" намзәте Александр Мяхар сайлауда катнашмавы турында белдерде. Сайлауның икенче туры өченче тапкыр күчерелде, анда бер генә намзәт кала.

Хакасиянең сайлау комиссиясе КПРФ намзәте Валентин Коноваловны төбәк губернаторы сайлаудан төшереп калдыру турындагы шикаятен кире алган. Бу хакта комиссия рәисе Александр Чуманинга сылтанып, ТАСС яза.

Шундый ук шикаятьне "Партия роста" намзәте Александр Мяхар да кире алган һәм сайлауда катнашудан баш тартуы турында белдергән.

Шулай итеп, төбәк башлыгы сайлауның икенче туры инде өченче тапкыр күчерелә. Бу юлы ул 11 ноябрьгә билгеләнгән. Хакасия сайлаучылары бер намзәт өчен генә тавыш бирәчәк. Ул - КПРФтан Валентин Коновалов. Җиңү өчен аңа 50 проценттан артык тавыш җыярга туры киләчәк.

"Ведомости" басмасының бер чыганагы әгәр Коновалов 50 процентлы киртәне уза алса, Хакасиядә "Приморский край сценариен" кулланып, сайлау кануннарын бозуда гаеп табып, тавыш бирү нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр диде.

Узган пәнҗешәмбе төбәк сайлау комиссиясе Хакасиянең Югары мәхкәмәсе Коноваловны сайлаудан төшереп калдыру турында шикаять тапшырган иде. Комиссия намзәтнең документлары тәртиптә түгел дип белдерде.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова мондый гамәлләр "республиканың бөтен тавыш бирү процессына төзәтә алмаслык зыян салырга мөмкин" диде. Хакасия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкарып торучы Михаил Развозжаев төбәк сайлау комиссясеннән КПРФ намзәтен төшереп калдыру турындагы шикаятьне кире алуны сорады. Беренче турда Коновалов 45 процент тирәсе тавыш җыйган иде.

XS
SM
MD
LG