Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эшкуар Михаил Скоблионокка һөҗүм оештырылган


Михаил Скоблионок
Михаил Скоблионок

Казан эшкуары Михаил Скоблионок һәм аның ярдәмчесе билгесез җайланма шартлау нәтиҗәсендә яраланып, хастаханәгә китерелгәннәр. Тикшерү комитеты бу һөҗүм Скоблионокның бизнесы белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлый.

Дүшәмбе иртән Казанның Аркылы Нокса урамындагы офиста билгесез җайланма шартлау нәтиҗәсендә Михиал Скоблионок һәм аның ярдәмчесе яралана. Алар икесе дә күз авырулары хастахәнәсенә китерелгән дип хәбәр итә Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе.

Әлеге очрак нигезендә җинаять эше ачылган. Тикшерү комитеты бу һөҗүм Скоблионокның бизнесы белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлый.

Скоблионок – эре эшкуар, "ТАКПО" ширкәте хуҗасы. Әлеге оешма төзелеш, кунахкәнәләр тоту, ресторан бизнесы белән шөгыльләнә. Аерым алганда, "Регина" кунакханәләр челтәре дә әлеге ширкәткә карый.

Михаил Скоблионок шулай ук Татарстаның яһүд милли-мәдәни автономиясе президенты да булып тора.

XS
SM
MD
LG