Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел белгече Рифкать Әхмәтҗанов вафат


Рифкать Әхмәтҗанов (1933-2018)
Рифкать Әхмәтҗанов (1933-2018)

11 октябрь тел белгече, тюрколог, татар теленә багышланган берничә сүзлек авторы Рифкать Әхмәтҗанов бакыйлыкка күчкән. Ул туган ягында җирләнгән.

85 яшьлек галим Рифкать Әхмәтҗановның үлеме турында Азатлыкка кызы Гөлсәрия Әхмәтҗанова хәбәр итте. Галим туган нигезе – Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылында йөрәк өянәгеннән үлгән. Соңгы елларда ул Казаннан күчеп, туган авылында яшәгән. Васыяте буенча, Рифкать Әхмәтҗановны 14 октябрь авыл зиратында җирләгәннәр.

Рифкать Әхмәтҗанов 1933 елның 10 июлендә туа. 200дән артык фәнни хезмәт авторы. Филология фәннәре докторы. Өч томлык татар теленең аңлатмалы сүзлеген (1977-1981) төзүчеләренең берсе. Шулай ук Татар-төрек сүзлеге, Татар теленең этимологик сүзлеге авторы.

XS
SM
MD
LG