Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге химик корал куллану өчен чикләүләр кертүне гадиләштерде


Лондонда Владимир Путин һәм Бәшәр Әсадка каршы урам чарасы

Үзгәрешләргә ярашлы, чикләүләр Сүриягә һәм Солсберида Скрипальләрне агулау белән бәйле рәвештә Русиягә кертелергә мөмкин

Европа берлегенең тышкы эшләр министрлары химик корал куллану өчен җаваплы кешеләр һәм оешмаларга чикләүләр кертүнең яңа алымын хуплады.

Үзгәрешләргә ярашлы, чикләүләр Сүриягә һәм Солсберида Сергей һәм Юлия Скрипальләрне агулау белән бәйле булуда гаепләнүче Русиягә кертелергә мөмкин.

Европа берлеге шурасы тараткан белдерүдә яңа алым, ватандашлыгына карамый, теләсә кемгә чикләүләрне тизрәк кертү мөмкинлеге бирә диелә. Европа берлегендә аларның активлары туңдырылачак һәм аларга берлек илләренә керү тыелачак. Әлегә кадәр "кара исемлеккә" гаепләнүче затны аның кайсы илдән булуына карап кына кертәләр иде.

Чикләүләр исемлеге кайчан раслануы һәм анда Русия ватандашларының яки оешмаларының керү-кермәве турында белдерүдә язылмаган. Элегрәк The Telegraph чикләүләргә, аерым алганда, Русиянең күзләү хезмәте җитәкчеләре эләгергә мөмкин дип язган иде.

Химик корал куллану өчен чикләүләр кертүнең яңа алымын Франция белән Британия тәкъдим итте. Британия тышкы эшләр министрлыгы әзерләнүче чикләүләр химик корал кулланучы теләсә кайсы илгә кагылачак диде.

Лондон Русияне Сергей һәм Юлия Скрипальләрне "Новичок" матдәсе белән агулауда гаепли. Британия мәгълүматынча, һөҗүмне Русия хәрби яшерен хезмәтләре оештырган.

XS
SM
MD
LG