Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйны яла ягу турында җинаять эше нигезендә полициягә чакырганнар


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Оппозиция вәкиле Алексей Навальныйны ике ел элек ачылган җинаять эше нигезендә полициягә чакырганнар, ләкин берничә минуттан чыгарганнар.

Алексей Навальный тикшерүчеләр аңа 2016 елны ачылган яла ягу турындагы җинаять эше нигезендә гаепләү белдерергә җыена дип хәбәр итте. Аны полициягә чакырганнар. Әмма тикшерүче гаепләү белдермәгән.

Навальный бу хәлне "сәер" дип атый һәм "мабугатта тавыш купканга" гаепләү белдерелмәгәндер дип фаразлый.

Оппозиция вәкиле сүзләренчә, җинаять эше турында аның адвокатына 15 октябрьдә полиция тикшерүчесе искә төшергән.

2016 елның маенда Мәскәү полициясе Навальныйга яла ягуда гаепләп җинаять эше ачты. Оппозиция вәкилен "Магнитский исемлегенә" кертелгән Русия эчке эшләр министрлыгының элекке тикшерүчесе Павел Карпов шикаять итте. Навальный интернеттагы "Каста неприкасаемых" фильмында Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитскийның үлемендә тикшерүченең катнашы булуын искә алган иде.

Карпов шикаятендә Мәскәүнең Мещанский мәхкәмәсе карары белән фильмдагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килми һәм аның абруен төшерә дип әйтелә. Шуңа да карамастан, Карпов сүзләренчә, әлеге ролик урын алган мәкаләләргә сылтаманы Навальный үз сәхифәсендә һәм "Эхо Москвы" сәхифәсендә таратуны дәвам иткән.

XS
SM
MD
LG