Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Җиһаншин Татфондбанктан 7,5 млн кредит алу килешүен бозган өчен 444 мең евро түләячәк


Равил Җиһаншин
Равил Җиһаншин

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты 2014 елда Татфондбанктан 7,5 млн евро кредит алып аны кайтармауда гаепләнә.

15 октябрь Казанның Совет районы мәхкәмәсе Банк хисабындагы акчаларны иминләштерү агентлыгы (АКС) мөрәҗәгатен өлешчә канәгатьлдәрдерергә карар итте. Дәүләт шурасы депутаты һәм “Казан” төзелеш ширкәте хуҗасы Равил Җиһаншин 7,5 млн евро кредитны кайтармаган өчен Татфондбанкка 444 мең ерво түләргә тиеш диелә. Агентлык аннан кредитны тулысынча кайтаруга ирешмәкче иде.

Җиһаншин исә ул акчаны тулысынча кайтарганын һәм банкка бурычлары булмавын әйтә. Эшкуар акчаны алу белән аның “Казан” төзелеш ширкәте акчаны зур процентлы депозит хисабына салган

Соңрак кредитны кайтару вакыты кичектерелгән, моның өчен “Дорстрой” ширкәте ышаныч белдерүче буларак катнашкан, бераздан моңа Җиһаншинның “Казан” ширкәте дә кушылган.

Мәхкәмә Җиһаншинга бирелгән 7,5 млн евро чыннан да банкка кайтарылган, әмма “Казан” ширкәтенең депозит хисабындагы ул 7,5 млн акча сызып ташланган дигән карар чыгарды. Шулай да эшкуар тарафыннан килешү шартлары бозылу сәбәпле, ул 444 мең евро түләргә тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG