Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магитогорски хоккейчылары автобусына һөҗүмнән соң Сибай хоккей такымнары уеннардан читләштерелде


Магнитогорски хоккей федерациясе Сибай шәһәренең хоккей такымнарын Магнитогорски хоккей федерациясе чемпионатыннан читләштерде. Мондый карар якшәмбе Магнитогорски хоккейчылары утырган автобуска атыштан соң кабул ителгән.

Магнитогорски хоккей федерациясе ашыгыч утырышта, атыш белән бәйле хәл тулысынча ачыкланмый торып, Сибай такымнары ярышларга кертелмәячәк дип карар итте. Бу чемпионатта катнашучыларның иминлеге өчен эшләнә.

"Федерация әлеге очракны шаккатмалы хәл дип саный һәм җентекле тикшерү таләп итә. Тәртип бозучыларны эзләүдә Сибай такымнары да ярдәм итәргә тиеш. Бу Сибай такымнары уены белән бәйле мондый беренче генә очрак түгел. "Горняк" матчы белән узган сезоннарның берсендә арбитрлар кыйналды", диелә федерация белдерүендә.

14 октябрьдә Сибайның "Ирәндек" стадионында җирле "Альянс" такымы белән Магнитогорскиның "Стальные топоры" хоккей клублары арасында ярыш булды. Матчта Магнитогорски такымы 9:1 исәбе белән җиңде. Хоккейчылар стадионнан кайтырга чыкканда, автобуска билгесез кеше ата башлаган. Автобусның бер тәрәзәсе тишелгән, кешеләргә зыян килмәгән.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG