Русиянең Хисап пулаты "Мәскәү-Түбән Новгород-Казан" тиз йөрешле автомобиль юлының 2025 елга кадәр төзелеп бетүенә шик белдерә. Бу хакта "2019 елга һәм 2020, 2021 план елларына федераль бюджет" өлгесенә язылган белешмәдә белдерелә дип яза ТАСС.
"Документлар әзерләү һәм дәүләт экспертизасыннан уңай бәя алу өчен уртача дүрт ел кирәк. Төзүчеләрне сайлауга ел-елъярым китәргә мөмкин, ә төзелеш эшләре җиде елга сузылырга мөмкин. Шулай итеп бөтен эшләрне 2024 елның ахырына тәмамламау ихтималы бар", диелә документта.
Мисал буларак экспертлар Мәскәү-Петербур арасындагы М-11 трассасын китерә. Аны төзү турында карар 2006 елда кабул ителә, 2010 елда төзелеш башлана, әмма юл әлегә кадәр салынып бетмәгән.
729 чакрымга сузылачак Мәскәү-Казан автомобиль юлын төзү 540-550 млрд сумга төшәчәк. Аның якынча 30 проценты хосусый инвестицияләр булыр дип көтелә. Әлеге юл Европа-Көнбатыш Кытай юлының бер өлеше булачак.