Accessibility links

Татарстанда үзсалым турында 844 референдум узачак


Референдумга чакыру игъланы
Референдумга чакыру игъланы

Референдумда авыл һәм шәһәр халкы төзекләндерү, ут, су, газ, ягулык тәэминәте өчен бер тапкыр 100-500 сум акча җыю мәсьәләсен хәл итәчәк.

18 ноябрь Татарстанның 844 авыл һәм шәһәрендә үзсалым референдумнары узачак. Бу хакта Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә дип яза "Коммерсантъ-Казан". Рефендумнар республиканың барлык авылларында диярлек узачак, ә Казан һәм Чаллыда мондый тавыш бирү оештырылмый.

Татарстанда үзсалым рефендумы алтынчы тапкыр үткәрелә. Канунга ярашлы, референдум уздыру инициативасы белән халык үзе чыга, ә җирле хакимият аны оештыра. 2013 елгы карарга нигезле, һәр җыелган бер сумга Татарстан финанс министрлыгы дүрт сум өсти.

Дүрт ел эчендә Татарстан бу максатларда 2,8 млрд сум акча бүлгән, ә халыктан 582 млн сум җыелган.

Кешеләр бер тапкыр 100-500 сум җыя. Әлеге акчалар урамнарны төзекләндерүгә, электр, җылылык, газ, су тәэминатына, балалар мәйданчыклары төзергә, зиратларга тотыла.

Үзсалым ихтыяри булса да, кайбер авылларда халык җирле хакимият басымына зарлана. Шулай ук җыелган акчалар тиешенчә сарыф ителми диючеләр дә бар. Авыллары белән референдумга барудан баш тарту очраклары да күзәтелде. Сайлаучыларның яртысы тавыш бирергә килмәсә, референдум узмаган дип санала.

Быел да тавыш бирүне "Голос" хәрәкәтенең бәйсез күзәтүчеләре күзәтергә җыена.

XS
SM
MD
LG