Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керич көллиятендә һөҗүм корбаннары саны 21гә җитте


Керич көллиятенә һөҗүм
Керич көллиятенә һөҗүм

Керич политехник көллиятендә атыш һәм шартлау корбаннары саны 21гә җиткән. Тагын унлап кеше авыр хәлдә реанимациядә, аларның бишесе кома хәлендә.

Һәлак булучыларның барысын да туганнары таныды дип хәбәр итте шәһәр башлыгы урынбасары Диләвәр Мельгазиев.

Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сүзләренә караганда, һәлак булучыларның 15е - көллият студентлары, аларның алтысы - балигъ булмаганнар. Тагын биш корбан көллияттә эшләгән булган. Скворцова белдерүенчә, кешеләр мылтыктан атудан үлгән, ә хастаханәләргә нигездә шартлаудан яраланучылар китерелгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, 70 кеше яраланган, аларның уны реанимациядә ята, биш кеше кома хәлендә.

Көллияткә һөҗүм чәршәмбе көндез булды. Аны әлеге уку йорты студенты 18 яшьлек Владислав Росляков оештырды. Ул ау мылтыгыннан аткан һәм кулдан ясалган шартлаткыч җайланма шартлаткан. Аннан соң ул үз-үзен атып үтергән. "Интерфакс" чыганаклары егетнең укытучылар белән низагы булган дип фаразлый.

Кырымның Кремль куйган башлыгы Сергей Аксенов студент көллияткә берүзе генә һөҗүм иткән, уку йортыннан тыш тагын кемнең дә ярдәме булганмы-юкмы икәнен тикшерү ачыклар дип белдерде.

Башта җинаять эше "теракт" маддәсе нигезендә ачылган иде, соңрак "үтерү" маддәсенә үзгәртелде. Аннексияләнгән Кырымда өч көнлек матәм игълан ителде.

XS
SM
MD
LG