Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда күпер җимерелү сәбәпле балалар мәктәпкә йөри алмый


Башкортстан харитасы
Башкортстан харитасы

Отнурок авылында күпер җимерелү сәбәпле, халык авылдан чыга алмый, балалар мәктәпкә бармый.

Белорет районындагы күпер җимерелү сәбәпле, Отнурок авылы цивилизациядән аерылып калган дип хәбәр итә республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Министрлык мәгълүматынча, күпер таш төялгән КАМАЗ чыкканда ишелә. Машина йортүче исән кала.

Күпер җимерелү сәбәпле, авыл халкына елганы кичеп чыгарга туры килә. Бәхеткә, бу вакытта су тирәнлеге 10 см гына, ә киңлеге дүрт метр тирәсе.

Вакыйга урынында юл хезмәтләре һәм полиция эшли диелә.

Авылда 230 кеше яши, аларның 55е - балалар. 27 мәктәп укучысының 18е Белорет шәһәренә йөреп укый. Күперне төзекләндерү тәмамланмыйча балаларны авылдагы башлангыч мәктәптә укытып тормакчылар.

40 еллап элек Белорет районының Отнурок авылында "Вечный зов" фильмы төшерелгән иде. Авылның үзенә 80 ел. Шул гомер буе биредә беркайчан да газ, ут булмаган. Быел авылга беренче тапкыр электр баганалары утыртылды, ут кертелде. Баштарак халык шәм һәм керосин лампалары кабызса, соңгы елларда кояш энергиясен һәм дизель генераторлары кулланган.

XS
SM
MD
LG