Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Үзбәкстанның элекке президенты Кәримовка һәйкәл ачылды


Мәскәүдә Ислам Кәримовка һәйкәл ачу
Мәскәүдә Ислам Кәримовка һәйкәл ачу

Пәнҗешәмбе Мәскәү үзәгендә Ислам Кәримовка һәйкәл ачылды. Ачылыш тантанасы Үзбәкстан һәм Русия хакимиятләре вәкилләре катнашында каты сак астында узды.

Һәйкәлне Якиманка районында Кәримов исемендәге бакчада 15 октябрьгә каршы төндә куйганнар иде. Ачылыш тантанасы каты сак астында узган, журналистларны алдан төзелгән исемлек белән генә керткәннәр дип хәбәр ителә.

Чарада Русия һәм Үзбәкстан хакимиятләре вәкилләре катнашкан. Чыгыш ясаучылар Кәримовны бөек шәхес дип атаганнар һәм ул илдә "төсле инкыйлаб" булдырмый калды дип ассызыклаганнар.

Гыйнварда Якиманка районы депутатлары Ислам Кәримовка һәйкәл куюга каршы чыккан иде. ЛДПР әгъзалары моңа каршы петиция имзаларга чакырды. Алар Кәримовны Үзбәкстанда урыс телле халыкка карата агрессиядә гаепләде.

Кәримовка һәйкәл кую турындагы референдум проектын Мәскәү җитәкчелеге кире какты.

Ислам Кәримов Үзбәкстанны 1989 елдан бирле җитәкләде. Ул 2016 елның 2 сентябрендә 78 яшендә вафат булды. Хокук яклаучылар Кәримовны заманның иң кырыс диктаторларының берсе дип атый, аны кеше хокукларын бозуда, илдә оппозицияне бастыруда һәм Әндиҗан шәһәрендә зур халык күтәрелешен иминлек көчләре белән аеруча рәхимсез рәвештә бастыруда һәм анда йөзләрчә кешенең үтерелеүе өчен гаепли.

XS
SM
MD
LG