Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада 40 процент автобус рөхсәтсез йөри


Уфа трамвае
Уфа трамвае

Уфада рөхсәтсез транспорт хезмәте күрсәтүчеләр былтыр дәүләт һәм муниципалитет транспортына караганда ике тапкыр күбрәк кешегә хезмәт күрсәткән.

Уфада шәһәр транспортының 40 проценттан артыгы мэриядән рөхсәт алмый гына эшли. Бу турыда Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтайның эш төркеме утырышында Уфа мэры урынбасары Андрей Федосов белдерде.

Федосов әйтүенчә, Уфада регуляр шәһәр транспорты хезмәте күрсәтүдә барлыгы 3150 транспорт катнаша. 260 зур автобус, 80 трамвай, 110 троллейбус, 1400 кечкенә автобус рәсми рөхсәт белән эшли. 1300 автобус исә шәһәр хакимиятеннән рөхсәт алмый гына хезмәт күрсәтә.

Дәүләт һәм муниципалитет транспорты 2017 елда 52 млн кешегә, рәсми рәвештә эшләүче хосусый транспорт 111 млн кешегә хезмәт күрсәткән, ә рөхсәтсез эшләүчеләр 95 млн кешене хезмәтләндергән.

XS
SM
MD
LG