Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Киевта Керич һөҗүме корбаннарын искә алды


Рефат Чубаров кайгы уртаклашу язуын яза
Рефат Чубаров кайгы уртаклашу язуын яза

18 октябрь кырымтатарларның Киевтагы "Кырым йортында" Керич көллиятендәге һөҗүм корбаннары һәм зыян күрүчеләрнең туганнарының кайгысын уртаклашу узды.

Чарага килгәннәр арасында Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Мәҗлес кабул иткән кайгы уртаклашуны укып ишеттерде. "Оккупацияләнгән Кырымда булган һөҗүм өчен Русия хакимияте җаваплы" диде ул.

Көне буе безнең Кырымдагы милләтәшләребезгә теләктәшлек белдереп кешеләр килә диде, "Кырым йорты" җитәкчесе Алим Алиев.

Пәнҗешәмбе Украина Югары Радасы депутатлары көллияттә булган һөҗүм корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды.

Кайбер украин экспертлары исә бер һөҗүмченең шул хәтле кешене үтерә алуына шик белдерә. Һөҗүмченең ау мылтыгыннан үз-үзен үтерүенә дә хәрби экспертлар шик белдерә.

Шундый ук фикерне аннексияләнгән Кырымның Дәүләт шурасы рәисе Владимир Константинов та белдерде. "Тикшерү нәтиҗәләренә кадәр сөйләргә тәләмим, ләкин ничек итеп бер яшь кеше мондый масштабта һөҗүм оештыра алсын" диде ул.

Һөҗүмнән соң берничә сәгать үтүгә Русиянең кайбер мәгълүмат чаралары Керич фаҗигасендә "татар эзен" эзли башлаган иде.

Русия думасы депутаты Франц Клинцевич исә бу һөҗүм артында Украина торырга мөмкин дип белдерде.

XS
SM
MD
LG