Һөҗүм корбаннары белән хушлашу Керичнең үзәк мәйданында оештырылды. Матәм чарасына меңнәрчә кеше килде дип яза Крым.Реалии. Хушлашуда Кырымның Мәскәү тарафыннан куелган башлыгы Сергей Аксенов чыгыш ясаган. Ул һәр корбанның табутына чәчәк салган һәм туганнары белән аралашкан.
РИА Новости язуынча, бүген Керичта 16 кеше җирләнә. Дүрт кешенең җәсәде Краснодар краена кайтарылачак. Чиләбедән килеп укыган студент Егор Перепелкин да туган янында җирләнәчәк.
Керич политехник көллиятендә оештырылган атыш корбаннары 20гә җитте. Аларның күпчелеге студентлар, шул исәптән алты үсмер. 40лап кеше яраланды. Яраланучыларның тугызы Мәскәүгә китерелде, аларның өчесе бик авыр хәлдә дип белдерелә.
Тикшерү мәгълүматынча, һөҗүмне әлеге уку йортының 18 яшьлек студенты Владислав Росляков оештырган. Ул үз-үзен атып үтергән. Росляковны җирләү аерым узачак. Аның туганнары җәсәден әлегә сорамаган дип хәбәр итә Интерфакс.
Русия президенты Владимир Путин бу һөҗүмне "глобальләштерү нәтиҗәсе" дип атады. Путин фикеренчә, интернетта АКШтагы моңа охшаш һөҗүмәр турында мәгълүмат таралу әлеге хәлгә китергән.