Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Шүлгән таш мәгарәсенең бер өлеше туристлар өчен ябылды


Шүлгән таш мәгарәсе
Шүлгән таш мәгарәсе

Башкортстанда Шүлгән таш мәгарәсенең 11 бүлмәсе туристлар өчен ябылган. Әлеге карар ЮНЕСКО экспертлары тәкъдимнәре нигезендә кабул ителгән. Мәгарәдә дымлану һәм җылыну процессы дәвам итә диелә.

Шүлгән ташның бер өлешен ябу турындагы фәрманны Башкортстан премьер-министры Рөстәм Мәрдәнов имзалаган.

Документка ярашлы, беренче каттагы 11 бүлмә ябылган. Туристлар өчен мәгарәнең дүрт бүлмәсе ачык кала.

Әлеге карар ЮНЕСКО экспертлары тәкъдимнәрен исәпкә алып кабул ителгән. Аерым алганда, мәгарәдә дымлану һәм җылыну процесслары дәвам итә диелә.

Шүлгән таш диварларындагы рәсемнәрне туристлар өчен ябу турында сүзләр күптән йөри. Хәзер микробиологлар кешеләрнең мәгарәгә кереп йөрүләре рәсемнәргә никадәр зыян салуын тикшерә. Экспертлар Шүлгән ташны бөтенләй ябып кую ихтималы турында да белдерә.

Башинформ язуынча, мәгарәдән берничә метр ераклыкта "Шүлгән таш" тарихи-мәдәни комплексы төзелә башланачак. Биредә мәгарәнең дүрт бүлмәсе диваларында сакланган рәсемнәрнең күчермәләре булачак.

XS
SM
MD
LG