Accessibility links

Кайнар хәбәр

Усад авылында "Ихлас" мәчете ачылды


"Ихлас" мәчете

19 октябрь Лаеш районының Усад авылында "Ихлас" дип аталучы яңа мәчет ачылды. Мәчетне төзү эшләрен төрмәдә утырып чыккан кешеләрне тернәкләндерү белән шөгыльләнүче Азат Гайнетдинов оештырган.

Моннан ике дистә ел элек урыслар гына яшәгән салага татарлар күчә башлый, хәзер 7 мең кешелек Усадның өчтән бере – татарлар. Мөселман гыйбадәтханәсен моннан ике ел элек бөтен авыл белән сала башлыйлар. Оештыру эшләрен башкалада урнашкан "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" җитәкчесе Азат Гайнетдинов үз өстенә алган. Әлеге оешма төрмәдән утырып чыккан кешеләрне эшле, тораклы итү белән шөгыльләнә. Азат әфәнде үзе дә бу авылда яши, шуңа яңа мәчетне гадәттәге Аллаһ йортларыннан аермалы буларак спорт мәйданчыклы итәргә булган.

"Соңгы вакытта исламны террорчылык дине дип күрсәтергә тырышалар. Хәтта Керичтә яшүсмер 19 кешене атып үтергәч тә, башта телевизордан бу татар кешесе эшләгән дип әйткәннәр иде бит. Эчемнән уйлап куйдым: тагын мөселманнарга сылтыйлар дип. Чынбарлыкта исә безнең динебез пакь. Яшьләр күбрәк аның белән кызыксынсын, мәчеткә килсен дип янәшә менә бу спорт мәйданчыкны ачарга булдык. Килсеннәр, шөгыльләнсеннәр, намазга да керсеннәр" диде Азат Гайнетдинов.

Мәчет ачу тантанасында катнашкан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белдергәнчә, хәзерге вакытта республикада мең ярымнан артык гыйбадәтханә бар. Лаеш районында бу - 24нче мәхәллә.

Кунаклар арасында Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Лаеш мәхкәмәсе рәисе Мәгънәви Гәрәев тә бар иде. Ә менә район башлыгы, башына татар түбәтәен кигән керәшен Михаил Афанасьев үз чыгышын "әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу, хөрмәтле Камил хәзрәт", дип гарәпчә-татарча башлады, соңрак рус теленә күчте, дога кылганда кулларын күтәрде, мөселманнар белән бергә кызыл тасманы кисте. Кунакларны мәчет белән таныштырдылар, эчендә якшәмбе мәдрәсәсе эшләргә тиеш. Соңрак җомга намазын мөфти үзе укытты, вәгазь сөйләде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG