Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лениногорскида "Чишмә" әдәби түгәрәгенең 60 еллыгын билгеләделәр


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Татарстанның Лениногорски шәһәрендә “Чишмә” әдәби түгәрәгенең оешу көнен республикакүләм дәрәҗәдә билгеләп уздылар.

19 октябрьдә узган бәйрәмдә түгәрәк җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин “Чишмә”дән 24 Татарстан язучылар берлеге әгъзасы чыкканын әйтеп узды. Иҗат кешеләрен котларга Казаннан академик Энгель Таһиров, профессор Әнвәр Шәрипов, композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская, шулай ук Казан, Чаллы, Әлмәт, Мөслим ягы язучылары, күп кунаклар килгән иде.

1958 елның октябрендә яшь язучы булган чагында “Чишмә”не оештырып җибәргән, 1991 елда мәрхүм булган Шамил Бикчуринның хатыны Галия ханым шушы әдәби түгәрәкне оештыру мәшәкатьләре, ире Шамилнең, зур авырлыклар белән булса да, яшь каләм тибрәтүчеләрне бирегә җәлеп итә алуы турында сөйләде.

11 санлы гимназиядә узган әлеге чарада чыгыш ясаучыларның бер өлеше татар теленә куркыныч янауга борчылуларын белдерде. Лениногорски төбәгендә татар теленең сакланышы өчен шушы гимназиянең өлеше зур булуын да искәрттеләр. Әлегә шәһәр язучыларының, әдәби берләшмәсенең эшләү, җыелып фикерләшү өчен үз биналары юк икән. Алар да гимназиядәге бүлмәдә очрашулар уздыра.

XS
SM
MD
LG