Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акчаның 70 процентын Мәскәү алып бара. Без урамда яшәсен өчен"


Казан сукбайлары: "Акчаның 70 процентын Мәскәү алып бара. Без урамда яшәр өчен эшләнә бу"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:33 0:00

Казан сукбайлары үзләренең шундый хәлгә төшүе Русия һәм Татарстанда алып барылган сәясәт белән бәйле дип саный. "Акчаларның 70 проценты Мәскәүгә китә, без шулай урамда яшәсен өчен эшләнә бу", диючеләр дә бар. Азатлык Казан сукбайлары белән аралашты.

Казан сукбайларын шәһәрнең Колхоз базары каршындагы Борһан Шаһиди бакчасында атнага өч тапкыр ашата башладылар. Атнаның һәр сишәмбе, чәршәмбе һәм җомгасында Татарстан мөфтиятенең "Зәкәт" фонды белән Казан хакимияте берлектә махсус микроавтобус белән килеп ярлыларга кайнар аш тарата. Бер көндә 100 кешелек азык. Аш, пылау, салат, тозлы кыяр, ипи һәм чәй бирәләр. Узган җомгада монда ашарга 40лап кеше җыелды.

"Мин Абдулла Алиш туган ягыннан, торыр урыным юк"

Зөфәр Вәлиев
Зөфәр Вәлиев

Зөфәр Вәлиевкә 62 яшь, Спас районының Көек авылында туып үскән. Абдулла Алиш туган ягыннан мин дип таныштырды ул үзен. Бүген аның документлары да, яшәр урыны да юк. Беркайда эшләми. Кайда бушлай ашаталар - шунда йөри.

"Минем торыр җир юк. Бакчада яшим. Монда бакчалар күп. Яшел Үзәндәге кебек. Кышын тернәкләндерү үзәгенә барам. Хәзер эш тә эзләмим. Мине яшь дип белдең мәллә? Мин карт кеше, 62 яшь. Пенсия дә, паспорт та юк. Әгәр пенсияләр булса, монда хәер эстәп йөрмәс идем. "Кабан" кушаматлы кешедә эшләп йөргән идем. Эчкәнне белсә, ул шундук куа. Мин таза күренәм, ә бәлкем миндә яман шештер? Бәлки бер-ике ай яшисе калгандыр?" ди Зөфәр Вәлиев.

Ул уз гаиләсе турында сөйләми. Ләкин Казанда һәм күрше районнарда бертуганнары бар икән. "Туганнар бик ярдәм итми. Минем апам Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яши. Ул мине ярты елга бер кунак итә. Ике-өч көн кунак булам. Мәдинә исемле өлкән апам бар. 40 ел Казанда яши. Кызлары, оныклары бар. Шалтыраткан саен минем янга килмә ди. Килмә дигәндә ничек барасың инде кунакка?" ди сукбай Вәлиев.

"30 ел урамда яшим, туганнар юк"

Берничә тәлинкә аш ашаганнан соң, сукбайлар шунда агач төбендә йоклап калды. Төрмәдә утырып чыкканнар да шактый. "Беркая эшкә алмадылар. Сукбайлык хәленә төштем инде", ди берсе.

Сукбайлар төркемләп җыела. Эчкечелеккә бирешкәннәр аерым. Пенсия яшендәгеләр башка өстәл янында. Күбесе камерага сөйләүгә каршы. "Әнием күрсә борчылачак", ди яшьрәк сукбайлар.

30 ел урамда яшәвен белдергән сукбай
30 ел урамда яшәвен белдергән сукбай

"30 ел инде урамда яшим. Кышын вокзалларда, йә теплотрассада кунам", ди икенче сукбай. Исемен әйтми, аңа 56 яшь. Пенсия яшен арттыргач, дәүләттән акча алу өметен бөтенләй өзгән.

"Мин авырыйм. Йөрәк, ашказаны җәрәхәте, күтән чыгу белән чирлим. Даруларга акча юк. Авырганга эшли алмыйм. Ике аш һәм пылау ашадым менә. Тагын бер пылауны кичкә алдым. Кичен ашатмыйлар ич. Шулай яшим", диде ул һәм китеп барды.

"Акчаның 70 процентын Мәскәү алып бара. Без урамда яшәсен өчен эшләнә бу"

Рифат Насыйбуллинның исә гаиләсе дә булган. Ләкин бүген ул япа-ялгыз. 54 яшь. Улы бар. Аның белән сирәк очраша. Буш кул белән ничек кунакка барасың инде ди ул.

Рифат Насыйбуллин
Рифат Насыйбуллин

"Кешеләр иза чигә. Бөтен кешене кара юл белән кертеп эшләтәләр. Үзебезгә эш юк. Мин Казан малае. Мин иза чигәм. Социаль яклау оешмасына барам. Миңа булышалармы алар? Алга таба мин ничек яшәргә тиеш?", дигән сорау бирә Насыйбуллин.

Рифат үзен агач остасы дип таныштырды. Заманында экскаватор йөрткән, авыл хуҗалыгы техникасында эшләгән. "Саулыгым эшләргә мөкинлек бирми. Эшкә алмыйлар. Ун кешегә берүзем эшли алам. Ләкин бу вакытлыча", дип төшенкелеккә бирелә ул.

Сукбай хәленә төшүенә ул үзен генә гаепләми, Русиядә алып барылган сәясәтне атый. "Акча Мәскәүгә китә. 30 проценты гына безгә кала. 70 проценты китә. Без урамда яшәсен өчен эшләнә бу", ди Рифат Насыйбуллин.

Күпчелек сукбайлар - татарлармы?

Җылы, әмма шакшы киенгән, юынмаган кешеләрнең шактые татарлар булып чыкты. Алар татарча яхшы сөйләшә. Бер өлеше кайчандыр районнардан Казанга күчеп килгән һәм, эчкечелеккә бирелеп, сукбай хәленә төшкән. Пенсия яшендәгеләр дә күп.

80 яшьлек татар әбие дә берничә тәлинкә аш ашаганнан соң, пылауны үзе белән алып китте. "Кичкә кирәк", диде ул. "Пенсия этеп-төртеп тотсаң җитә инде. 8 мең сум пенсия алам. Фатирга түлим, калганы ашарга китә. Күбрәк авылга кайтам. Питрәчтән мин", диде ул үзенең исемен әйтергә теләмичә.

"Минем сеңлем мохтаҗ. Аңа ярдәм итәм. Чөнки ул мине үлемнән коткарды. Булышырга кирәк. Акча җитми. Шушында килдем. Аякларым авырый. Килә алганда киләм. 17 мең сум пенсия алам, итләр ала башласаң, ул акча җитми, фатирга түләргә кирәк", дип кушылды 78 яшьлек Роза әби.

"Татарстан өчен оят булырга тиеш"

Илшат Гафуров Норлат районыннан, 10 ай элек Казанга күчкән. Башкалада эш булыр дип өмет иткән ул. Вакытлыча сакчы булып торган. Аннан, лицензиясе булмагач, беркая да эш алмаганнар. Ул ялгыз. "Гаиләм дә, балаларым да юк. Алимент та түләмим", ди ул.

Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

"Казан мигрантлар белән тулган. Җирле халыкка эш юк. Мәчет, чиркәү, евангелчылар ашата. Хөкүмәт, пенсия фонды, социаль яклау оешмасы, президент - күрми дә карамый да. Бу оят. Кешеләрне ашату дөрес түгел. Безгә саулыкка карап эш кирәк. Шәһәрдә авыр эш кенә тәкъдим итәләр. Бары йөк ташу, ишегалды җыештыручы эше. Төзелешкә алмыйлар. Монда татарлар һәм урыслар гына килә. Бер үзбәк, таҗик юк. Алар яхшырак яши. Татарстан һәм президенты өчен оят булырга тиеш", ди Гафуров.

XS
SM
MD
LG