Accessibility links

"Царицино" ширкәтенең "хәләл" ризыкларында дуңгыз ите табылган


Русия мөфтиләр шурасы Мәскәүдәге "Царицино" ширкәтенең дуңгыз ите өстәлгән ризыклар исемлеген чыгарды. Анда 11 ризык кергән. "Хәләл" аудит һәм контроль үзәге җитәкчесе Динар Садыйков ширкәтне әлегә кадәр яклап килә диелә.

Дуңгыз ите "Царицино" җитештергән колбаса һәм сосискаларның төрле сортларында табылган. Бу хакта Русия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Шул ук вакытта "Царицино"га хәләл сертификаты тапшырган "Хәләл" аудит һәм контроль үзәге җитәкчесе Динар Садыйков ширкәтне әлегә кадәр яклап килә диелә.

"Динар Садыйков мөселман кулланучыларны алдауны туктату өчен бернинди гамәлләр кылмау гына түгел, киресенчә, җитештерүчене матбугат чараларында да, мәхкәмәләрдә дә яклап чыга. Бу җитештерүче һәм хәләл сертификатлар бирүче хосусый оешма арасында җинаятьчел килешү барлыгы турында сөйли", диелә мөфтиләр шурасы белдерүендә.

Дин эшлеклеләре мөселманнарны хәләл дип, дуңгыз ите кергән ризык сату ихтималы турында кисәтә.

"Челны-мясо" ширкәтенең дуңгыз итенә "Хәләл" тамгасы куюына бәйле җәнҗал чыкканнан соң республика дәрәҗәсендә тикшерүләр узган иде. Соңрак "Царицино" колбасасында дуңгыз ДНКсы табылды. Сентябрьдә ширкәткә 100 мең сум күләмендә штраф салынды.

XS
SM
MD
LG