Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иннополис" эффектив булмаган икътисади зоналар исемлегенә кертелде


Иннополис шәһәре
Иннополис шәһәре

Русия Хисап пулаты илдәге 25 махсус икътисади зонаның 15енең эффектив булмавын таныды. Алар арасында Татарстанның Иннополис шәһәре дә бар. "Алабуга" зонасы иң күп табыш китерүчеләрдән санала.

Хисап пулаты чыгарган исемлектә "Иннополис"тан тыш, "Бирюзовая Катунь", "Байкальская гавань", "Ульяновск", "Моглино", "Курорты Северного Кавказа" зоналары бар. Федераль бюджеттан аларны финанслауга 55,1 млрд сум акча бүленгән, ә нибары 7,6 млрд сум күләмендә инвестицияләр алынган, дип яза Интерфакс.

2005 елдан 2017 елга кадәр Русиянең 31 төбәгендә 36 махсус икътисади зона булдырылды. 2010 елдан башлап аларның 11е ябылды, бүлеп бирелгән 4,5 млрд сум бернинди нәтиҗәсез юкка чыкты диелә.

"Төп проблемнарның берсе - Русиядә мондый зоналарны булдыру һәм үстерүнең бердәм алымнарын стратегик планлаштыру документы расланмаган", дип саныйлар Хисап пулатында.

2006 елдан бирле Русиядә махсус икътисади зоналар үсешенә 201 млн акча бүленгән. 12 елда җәлеп ителгән ивестицияләр күләме 292,1 млрд сум тәшкил иткән. Иң күп инвестицияләрне нибары өчесе - Татарстанның "Алабуга" зонасы (66,7 процент) һәм Липецкий өлкәсе белән Петербурдагы зоналар җәлеп иткән.

XS
SM
MD
LG