Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Украинага чикләүләр кертергә кушты


Владимир Путин
Владимир Путин

Чикләүләр Украинага Русия ватандашлары һәм юридик затларына карата дустанә булмаган гамәлләргә каршы кертелә.

Русия президенты Владимир Путин Украинага махсус икътисади чикләүләр кертү турында фәрман имзалады. Документ Кремльнең рәсми сайтында чыкты.

Чикләүләрнең нинди буласы фәрманда әйтелмәгән. Путин Русия хөкүмәтенә "чикләүләр кертелергә тиешле физик һәм юридик затларның исемлеген төзергә" һәм әлеге чараларның төрләрен билгеләргә кушты.

Фәрман 22 октябрьдә үз көченә керә һәм Украина Русия ватандашлары һәм юридик затларына карата чикләү чараларыннан баш тарткан очракта, кире кагылачак.

Әлеге вакытта Украинаның чикләүләр исемлегендә 1700ләп физик зат һәм 700ләп юридик зат кергән, аларның күпчелеге Русиядән.

XS
SM
MD
LG