Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп: АКШ атом куәтен арттырырга әзер


Джон Болтон һәм Николай Патрушев, Мәскәү, 22 октябрь 2018
Джон Болтон һәм Николай Патрушев, Мәскәү, 22 октябрь 2018

АКШ һәм аның беректәшләренә Русия һәм Кытай кебек илләрдән куркыныч янаганда Вашингтон атом куәтен арттырырга әзерлеген белдерә.

АКШ президенты Дональд Трамп Америка белән Совет берлеге 1987 елда имзалаган ерак һәм якын ара ракетларны юк итү турындагы килешүне гамәлдән чыгарырга җыена. Ул Русия ягы килешүне бозды дип саный. АКШ атом арсеналын арттырырга әзер дип белдерде Трамп.

"Русия, Кытай кебек илләр безнең һәм беректәшләребезнең иминлеген куркыныч астына кую җәзасыз калмаячагын аңлаганчыга кадәр Америка атом арсеналын арттыра барачак. Русия бу килешүнең бер генә хәрефен дә үтәмәде", диде Трамп.

Кытай АКШ белән моңа охшаш килешү төземәде, шуңа күрә Пекин өчен мондый ракетларны төзүдә чикләүләр юк.

АКШ президентының әлеге белдерүе аның иминлек мәсьәләләрендә киңәшчесе Джон Болтонның Русия президенты Владимир Путин белән булачак очрашуы алдыннан ясалды. Джон Болтон Путинга АКШның ракетларны юк итү килешүеннән баш тарту карары турында хәбәр итәр дип көтелә.

Совет берлеге һәм АКШ "ерак һәм якын ара ракетларны юк итү турындагы" килешүне 1987 елның декабрендә имзалаган иде. Әлеге документ 500дән алып 5500 чакрымга кадәр очкан баллистик һәм канатлы ракетларны җитештерүне һәм сынауны тыя. Аның нигезендә Совет берелегендә һәм АКШта шундый ракетлар юк ителергә тиеш иде.

Мәскәү һәм Вашингтон бер-берсен килешүләрне бозуда гаепли.

XS
SM
MD
LG