Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керич политехник көллиятендә укулар башланды


Керич политехник көллияте
Керич политехник көллияте

Көллиятнең һөҗүм булган бинасында төзекләндерү эшләре башлана, ә укулар әлегә башка бинада бара.

Керич көллияте узган атнадагы һөҗүмнән соң 23 октябрьдә үз эшен кабаттан башлады. ТАСС язуынча, сишәмбе уку йортында сыйныф сәгатьләре узган, аларда студентларга алдагы көннәргә дәресләр тәртибе турында сөйләгәннәр.

Көллияткә бүген Русия кеше хокуклары омбудсмены Татьяна Москалькова һәм Кырымның Кремль куйган башлыгы Сергей Аксенов килгән. Алар һөҗүмдә һәлак булганнар һәм яраланганнарның туганнары белән дә очраша дип хәбәр ителә.

Элегрәк Русия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина көллият програмында гамәли дәресләр күп каралган, шуңа күрә аларны Керич ширкәтләрендә уздыру мәсьәләсе күтәрелә дип белдергән иде.

17 октябрьдә Керич политехник көллиятенә һөҗүм оештырылды. Атыш корбаннары 20гә җитте. Аларның күпчелеге студентлар, шул исәптән алты үсмер. 40тан артык кеше яраланды. Яраланганнарның тугызы Мәскәүгә китерелде, аларның өчесе бик авыр хәлдә дип белдерелә. Кырым хастахәнәләрендә 14 яшүсмер һәм 11 өлкән кеше кала. Аларның хәле уртача авырлыкта диелә.

Тикшерү мәгълүматынча, һөҗүмне әлеге уку йортының 18 яшьлек студенты Владислав Росляков оештырган. Ул үз-үзен атып үтергән.

Керич һөҗүмендә һәлак булган укучылар арасында кырымтатар Руден Джураев да бар. Аны Җиде Кое (Ленино) районы Горностаевка авылында мөселманча җирләделәр. Руден электрик булырга әзерләнгән.

Тагын ике кырымтатар кызы авыр хәлдә хәстәхәнәдә кала. Арзы Ильясова Краснодарда, Фатиме Капушева Мәскәүдә. Капушева комада, авыр хәлдә, дип хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG