Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сидякин Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде


Александр Сидякин
Александр Сидякин

Башкортстан башлыгының элекке җитәкчесе Евгений Маврин үз теләге белән эшеннән киткән, аның урынына Александр Сидякин билгеләнән.

Русия думасы депутаты, торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин Башкортстан башлыгы идарәсен җитәкләячәк. Бу хактагы фәрманга республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйган. Икенче фәрман белән ул идарәнең элекке җитәкчесе Евгений Мавринны эшеннән алган. "Үз теләге белән азат ителде", диелә документта.

Кайбер чыганаклар белдерүенчә, Маврин Башкортстан хөкүмәтендә югары вазифага тәгаенләнәчәк.

Александр Сидякин - Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат. Ул кануннар тәкъдим итүдә иң актив депутларның берсе санала. Митинглар вакытында хокук бозулар өчен җәзаны арттыру инициативасы һәм сәүдәгә корылмаган оешмаларны ят агентлар дип тану кануны авторларының берсе булды. Депутатлык эшчәнлеге вакытында Сидякин барлыгы 150 канун өлгесе тәкъдим иткән, аларның 50се федераль канунга әйләнгән.

Александр Сидякин Карелия өлкәсендә туган. 2000нче еллар башында Башкортстанда эшли. Күпмедер вакыт Пенсионерлар фиркасенең, "Гадел Русия" фиркасенең Башкортстан бүлекчәләрен җитәкли, Уфа моторлар төзү берләшмәсе җитәкчесе киңәшчесе була.

XS
SM
MD
LG