Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Казакъстан арасында сәүдә күләме арта


Рөстәм Миңнеханов һәм Нурсолтан Назарбаев Казанда, 15 июнь 2018

Нурсолтан Назарбаевның Казанга эшлекле сәфәреннән соң, Казакъстан белән Татарстан арасында сәүдә күләме арткан. Ел ахырына ул 1 миллиард долларга җитәргә мөмкин.

"Узган ел Татарстан белән Казакъстан арасында сәүдә күләме 700 млн доллар тәшкил итте. Быелның ярты еллыгында 400 млн доллар булды. Максат – ел ахырында 1 миллиард долларга җиткерү. Артып та китәр кебек", ди Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев.

700 млн долларның алты йөзе Татарстанга һәм бары бер йөзе генә Казакъстанга туры килә икән. Татарстан КАМАЗ машиналары, боралак, нефть химиясе белән сәүдә итсә, Казакъстан күбрәк авыл хуҗалыгы тауарлары сата. Шуңа Казакъстан сәүдәне арттыру турында уйлый.

Бу хакта Николаев Казанда KazakhExport иминиятләштерү ширкәтенең вәкиллеге ачылу тантанасында сөйләде.

Үзәк Казакъстан эшмәкәрләренә Татарстан һәм башка төбәкләрдә сәүдә итәргә ярдәм итәчәк. Сүә бизнес проектларны иминиятләштерү, финанс мәсьәләләрне хәл итәргә булышу, килешүләрне өзү куркынычын киметү, контрагентларны тикшерү турында бара. Яңа үзәк Корстон күңел ачу үзәгендә урнашкан.

"Татарстанда сәүдә итәргә теләгән оешмалар теләсә кайсы вакытта килеп, мөрәҗәгать итә алачак. Безнең клиентлар базасын ала алачак. Бу үзенә күрә бер күпер булып тора", дип сөйләде журналистларга KazakhExport ширкәте идарәсе рәисе Руслан Искаков.

KazakhExport вәкиллеге Русиядә беренче булып Казанда ачылды. Татарстан башкаласыннан алар күрше Башкортстан һәм башка төбәкләр белән эшләячәк. Ни өчен иминиятләштерү үзәген Казанда ачарга булдыгыз дигән сорауга Искаков болай җавап бирде:

"Без бик озак анализладык. Ике як клиентларны да өйрәндек. Татарстандагы эшмәкәрләренең актив булуын һәм инфраструктураның барлыгын күрәбез. Сәяси ягы да бар. Татарстан белән Казакъстан президентлары арасында яхшы мөнәсәбәт урнашты. Моннан тыш, уртак гадәтләребез, телләрнең якын булуы да роль уйнады. Шуңа да ихтыяҗ булыр дип уйлыйбыз”, диде Руслан Искаков.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG