Accessibility links

Кайнар хәбәр

Феофан интернетта анонимлыкны бетерергә чакырды


Митрополит Феофан
Митрополит Феофан

Митрополит Феофан интернетта анонимлыкны бетерү турында канун кирәк дип белдерде. Югыйсә "кешеләр бер-берсен үтереп бетерергә мөмкин", ди ул.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан "Дин һәм дөнья: дин һәм дигитал җәмгыять" дип аталган халыкара форумда чыгыш ясап, интернетта анонимлыкны кануннар белән тыярга кирәк диде.

Бу хакта "Москва" агентлыгы яза.

"Мәктәпләрдә атышлар - океан артындагы гарипләрне кабатлау. Русиядә мондый әйбер юк иде, хәзер килде. Һәм сораулар туды: ул бомба ясарга, атарга кайда өйрәнгән, кешене күралмау вирусын каян эләктергән? Билгеле ки, бу - интернет. Анда барысы да бар. Яхшылык та күп, әмма монысы - начарлык. Техник үсеш, техноген адымнар җәмгыятьнең әхлакый торышыннан алда бара. Дигитал күренешне яхшы якка куллану һәрвакыт килеп чыкмый. Форумда Русия думасы вәкиле "безгә эш кушыгыз" диде. Менә кушабыз. Интернет кырында анонимлыкка киртә куярга кирәктер", диде митрополит.

Рухани фикеренчә, анонимлыкны чикләү кешеләрнең гомерен саклау өчен кирәк.

"Руханилар җәмгыять үсешен тоткарлау турында сүз йөртә дигән фикер туар. Юк, без иң мөһим әйбер турында - кеше гомерен саклау турында сөйлибез. Идарә ителүче массага әйләнеп, бер-беребезне үтереп бетермәс өчен", диде Феофан.

Керич политехник көллиятендә 18 яшьлек студент Владислав Росляков атыш оештырып, 20 кешене үтергәннән соң, интернетта чикләүләр кертү башлангычы белән чыгучылар булды. Керичтәге һөҗүмне 1999 елда АКШның "Колумбайн" мәктәбенә һөҗүмен кабатлау дип саныйлар.

XS
SM
MD
LG