Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин дәүләт ширкәтләрен дәүләт проектларында катнашырга өнди


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин "Газпром", "Ростех", "Роснефть" кебек дәүләт ширкәтләре дәүләт проектларында катнашырга тиеш дип белдерде.

Путин дәүләт ширкәтләре җитәкчеләреннән "алгарыш програмнары һәм проектларына" салым кертүләрен таләп итте. Президент әлеге тәкъдимне "Россия 24" телеканалы трансляцияләгән Стратегик үсеш һәм дәүләт проектлары шурасы утырышында ясады.

Путинның президентлык програмы 12 проекттан тора дип яза "Ведомости". Алар аның "май фәрманнары" максатларын үтәү өчен кирәк. Шура утырышында катнашкан беренче вице-премьер Антон Силуанов сүзләренә караганда, киләсе алты елда бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклардан проектларга 28 триллион сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла.

Президент Путинның яңа "май фәрманнары" нигезендә, Русия 2024 елга гомер озынлыгын арттыруга һәм хәерчелек дәрәҗәсен киметүгә ирешергә тиеш. Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев май аенда аларның үтәлешен 8 триллион сумга бәяләгән иде.

XS
SM
MD
LG