Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "режим корбаннары": конституция, сүз иреге, сайлауларга кабер ташлары куелды


Казанда "режим корбаннарына" куелган кабер ташлары
Казанда "режим корбаннарына" куелган кабер ташлары

25 октябрь Татарстан Дәүләт шурасы бинасы каршында "режим корбаннарына" кабер ташлары куелды. Алар арасында сүз иреге, констиутция, ирекле сайлаулар, бәйсез матбугатка куелганнары бар.

Кабер ташларын "Бессрочка" һәм "Ачык Русия" активистлары урнаштырган. Чарада катнашучылар сөйләвенчә, алар "корбаннарны искә алган, чәчәкләр китергән". Әлеге чара Михаил Ходорковскийны кулга алуның 15 еллыгына багышлаган. 25 октябрьне активистлар "Ирекле эшмәкәрлекнең" юкка чыгу көне дип атый.

Кабер ташлары гадел хөкемгә, ирекле сайлауларга, бәйсез матбугатка, ирекле җыелу хокукына, сүз ирегенә, конституциягә, чиста һавага, космонавтикага, ирекле эшмәкәрлеккә куелган.

Һәр "корбан" астында аның "яшәгән еллары" язылган. Әйтик, бәйсез матбугат 1993 елның 12 декабрендә 29нче маддә кергән Русия Конституциясе кабул ителгән көндә "туган", ә НТВ каналын басып алган көнне "үлгән". НТВ ФСБның йортлар шартлатуларга катышу ихтималы турында тапшыру эшләгән иде.

Иң озын гомерлесе - космонавтика дип саный активистлар. Ул 1957 елдан 2010 елга, "Глонасс-М" иярченнәре белән "Протон-М" ракет ташучының җиргә килеп төшүенә кадәр яшәгән. Соңыннан бу өлкәдә бары тик уңышсызлыклар гына булды ди чараны оештыручылар.

Русия Конституциясе 1993 елның 12 декабреннән 2012 елның 7 маена кадәр "яшәгән". Бу - документны кабул итү һәм Владимир Путинның президент булып өченче мөддәт эшли башлавы көннәре.

Сүз иреге дә 1993 елда Конституция кабул ителгәндә "туа" һәм Русиядә 2008 елда экстермизмга каршы көрәш үзәкләре барлыкка килгәч "үлә".

"Гадел хөкем дөньяга килергә өлгерми үлде. Яратабыз. Кайгырабыз. Син булмаганлыктан канунсыз хөкем ителүчеләр", диелгән гадел хөкемгә куелган кабер ташында.

XS
SM
MD
LG