Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Сенцов "Фикер иреге өчен" Сахаров бүләгенә лаек булды


Олег Сенцов мәхкәмәдә
Олег Сенцов мәхкәмәдә

Сенцовны Сахаров бүләгенә тәкъдим итүчеләр чынлыкта ул Кырымда Русия идарәсенә каршы булган өчен хөкем ителде дип белдерә.

Аннексияләнгән Кырымда терактлар әзерләүдә гаепләнеп, Русиядә 20 ел төрмә җәзасы алган Украина режиссеры Олег Сенцов "Фикер иреге өчен" Сахаров бүләгенә ия булды.

Сенцовны премиягә Европа парламентының иң эре фракциясе - Европа халык фиркасе тәкъдим итте. Фирка вәкилләре "чынлыкта Сенцов Кырымда Русия идарәсенә каршы булганга хөкем ителде" дип белдерә. Олег Сенцовны шулай ук "Кырым ярымутравында Русия хакимиятләре тарафыннан канунсыз кулга алынган һәм озак вакытка төрмә җәзасы алган Украинаның 70 ватандашы символы" дип тә атадылар.

Сахаров бүләген тапшыру тантанасы Страсбургта 12 декабрь узачак. Аның акчлата күләме 50 мең евро тәшкил итә.

Кырымда яшәгән украин режиссеры Олег Сенцов теракт әзерләүдә гаепләнеп Русиядә 20 ел төрмәгә хөкем ителде. Ул үз гаебен танымый.

Русия төрмәләрендәге украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итеп Сенцов 145 көн артык ачлык тотты һәм 6 октябрьдән аны туктатуы турында белдерде. Моны ул төрмә җитәкчелегенең көчләп ашата башлаячаклары белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG