Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Чиста һава өчен" урам җыены узачак


Казанда чүп яндыру корылмасы төзелешенә каршы митингта

Хакимият белән килешенгән митинг Ленин исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак.

28 октябрь Казанда "Чиста һава өчен" дип аталган урам җыены узачак. Митингта катнашучылар Осиноводагы чүп яндыру заводы төзелешенә каршы, шулай ук калдыкларны мәҗбүри аерым җыю һәм аларны эшкәртүне яклап чыгачаклар.

Бу турыда Азатлыкка "Казанда чүп яндыру заводына каршы. Калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү яклы" иҗтимагый оешмасы активисты Вера Керпель сөйләде.

Хакимият белән килешенгән митинг 15.00 сәгатьтә Авиатөзелеш районында Ленин исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак.

Җыелыш кысаларында икенчел чимал җыю оештырылачак, шулай ук "Калдыклар проблемын экологик хәл итү" дип аталган балалар рәсемнәре бәйгесе дә әзерләнә.

Хакимиятләрнең Казанның Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзергә җыенуы билгеле булгач бу корылмага каршы әледән-әле протест чаралары үтеп тора. Осиново, Залесный бистәләрендә яшәүчеләр янәшәдә экологиягә тискәре йогынты ясаучы ширкәтләр болай да күп, чүп яндыру корылмасы да төзелсә, хәлләр тагын да начарланачак дип әйтеп килә.

Әмма җирле халык гел каршы чыгып торуына карамастан, 10 августта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин чүп яндыру заводы төзү өчен билгеләнгән җирләрне авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән сәнәгать һәм башка махсус билгеләнешле җирләр итеп үзгәртү турында карарга кул куйды.

XS
SM
MD
LG