Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган баянчы Шәфәгать Салихов юл казасында һәлак булган


Шәфәгать Салихов (1958-2018)

Танылган баянчы Шәфәгать Салихов Казан-Чаллы юлында казага очрап һәлак булган. Сентябрь аенда ул Чаллыда 60 яшен зурлап билгеләгән иде.

Шәфәгать Салихов 27 октябрь кичке сәгать җиделәр тирәсендә Казаннан Чаллыга кайтып килгәндә Мамадыш тирәсендә йөк машинасына бәрелә. Бер сәгатьтән баянчы җан бирә. Бу хакта Азатлыкка җырчы Салават Фәтхетдиновның идарәчесе Вадим Фәтхинуров хәбәр итте. Шәфәгать Салихов Казанда "Катык" ресторанында юбилейда булган. Аннан ул Чаллыга икенче бер банкетка ашыккан булган.

Шәфәгать Салихов - танылган баянчы, җырлар авторы. Шәфәгать Салихов Салаватның беренче баянчысы иде.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG