АКШ президенты Дональд Трамп гыйбадәт йортларында атыш оештырган кешеләрне үлем җәзасына тарту яклы булуын әйтте. Ул күпләрнең үлем җәзасына каршы булуын таный, әмма аның сүзләренчә, дин кушканнары үтәр өчен гыйбадәт йортларында килүчеләргә ут ачарга куллары күтәрелүчеләргә карата үлем җәзалары озак еллар көттермичә башкарылырга тиеш.
Бүген Питтсбургта (Пенсильвания штаты, АКШның төньяк-көнчыгышы) шәһәр синагогасы янында бер кеше ут ачты.
Рәсми хәбәрләргә караганда, унбер кеше һәлак булган. Яраланган һөҗүм итүче полициягә бирелгән. Шикләнелгән Роберт Бауэрс ут ачуы алдыннан интернетта үз ниятләрен язган булган. Аның язганнары үзенең Твиттер битендә журналист Том Клири бастырды.
"Мин халкымны үтергәнне башка карап тора алмыйм. Карагыз, мин инде киләм", дип китерә Клири Бауэр сүзләрен.
Питтсбург полициясе һәм хакимияте журналистларга әлләни мәгълүмат бирми. Бары тик тикшерүнең җентекле баруын һәм мөгаен федераль дәрәҗәдә алып барылачагын әйтә.
Синагогага ут ачылган районда Питтсбург яһүдләре күпләп яшәгәне әйтелә.