Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Исемнәр кайтару" чарасы уза — ҖАНЛЫ


Русиядә Репрессия корбаннарын искә алу көне алдыннан "Исемнәрне кайтару" чарасы уза.

"Тоталитар дәүләт кешене үтереп кенә калмаган, аларның исемнәрен тарихтан сызып ташларга, алар турында бөтен хәтерне юк итәргә омтылган. Исемнәрне кайтару, үтерелгән кешеләрнең хәтерләрен кайтару – диктатураны кире кагу, безнең азатлыкка адымыбыз", диелә чараны оештыручы "Мемориал" халыкара хокук яклау оешмасы белдерүендә.

Мәскәүдә Лубянский мәйданында Соловецкий ташы янында иртәнге сәгать 10нан кичке сәгать 10га кадәр совет терроры елларында һәлак булган кешеләрнең исемнәре укыла. Мәскәүдә генә дә 40 меңнән кеше атылган. Чара 12нче тапкыр уздырылуга карамстан, укылмаган исемнәр һаман кала.

Мәскәү хакимиятләре, Лубянкада ремонт эшләре баруга сылтанып, башта чараны килештермәскә теләгән иде. Башка шәһәрләрдә дә бу уңайдан кайбер проблемнар туган дип сөйләгән "Мемориал" рәисе Ян Рачинский "Эхо Москвы" радиосына.

"Исемнәрне кайтару" чарасы Варшау, Вашингтон, Лондон һәм Прагада да уза. Совет диссидентлары фикеренчә, Русиянең әлеге хакимияте дә сәяси репрессияләрне дәвам итә.

Русиядә репрессияләр корбаннарын искә алу 30 октябрьдә Русия Югары шурасының 1991 елгы карары белән билгеләнә.

XS
SM
MD
LG