Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель Христиан-демократик берлек фиркасе җитәкчелегеннән китә


Ангела Меркель

Мондый карар фирканең төбәк сайлауларында уңышсызлыгы белән бәйле диелә.

Германия канцлеры Ангела Меркель Германия Христиан-демократик берлек фиркасе башлыгы вазифасыннан китү турында 29 октябрь Берлинда фирка президиумы утырышында белдергән. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, Bloomberg һәм Welt телеканалы хәбәр итә.

Welt мәгълүматынча, мондый карар фирканең төбәк сайлауларында уңышсызлыгы белән бәйле. Якшәмбе Һессен федераль җиренең ландтаг сайлавында Христиан-демократик фирка узган белән чагыштырганда тавышларның 11 процентын югалтып, 27 процент кына җыя алган.

Ике атна элек Бавариядә парламент сайлауда Христиан-демократик берлек фиркасенең коалициядәге партнеры - Христиан-социаль берлек тә ландтагта күпчелекне югалта. Мондый хәл соңгы 50 елда беренче тапкыр булды.

Меркель фиркане 2000 елдан бирли җитәкләде. Христиан-демократик берлектән китсә дә, Меркель Германия канцлеры булып калачак дип хәбәр итә ​DPA.

Bild язуынча, Ангела Меркель урынына Христин-демократик берлек фракциясен элек җитәкләгән 62 яшьлек юрист Фридрих Мерц ​килергә мөмкин.

Фирка башлыгын сайлау декабрьгә планлаштырылган.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG