29 октябрь Кариев исемендәне театр бинасында IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.
Гран-прины быел "Сөембикә" журналының интернет сәхифәсе алды.
Бүләкләр 10 номинациядә тапшырылды. Беренче урын җиде сайтка бирелде. Алар арасында "Гыйлем", "Тукай дөньясы", "Казан утлары" сайтлары бар.
Беренче урын алучылар арасында өч елдан соң тагын бәйге оештырыла. Сайтлары туктамаганмы, камилләшкәнме, үскәнме - моңа карап, гран-при бирелә. Аларга инде кыйммәтлерәк бүләкләр тапшырыла.
Быел бәйгедә беренче тапкыр ВКонтактеда татар төркемнәре дә катнашты. Беренче урынны әлеге номинациядә "Кызык-Мызык" төркеме алды. Икенче урында Тәртипле татарлар һәм Габдулла Кариев театры төркемнәре, өченче урын УКЫ һәм Че гуглит татар кызы төркемнәренә бирелде. "Татар ата-аналары" төркеме дипломант булды.
Җиңүчеләрнең тулы исемлеген "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең рәсми сайтыннан карарга мөмкин.
Бәйгене оештыру эшләре белән йөрүче Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин Азатлыкка сөйләвенчә, әлеге номинациядә җиңүчеләрне котлау өчен Петербурдан ВКонтактеның төп офисыннан вәкилләр килгән. "Әлеге номинациягә 40тан артык гариза килде. Безнең таләпләргә ярашлы, төркемнәр татар телен, мәгарифен, мәдәниятен үстерү өчен файдалы булырга, анда бер меңнән артык кеше торырга тиеш. Нәтиҗәдә бәйгедә 23 төркем катнашты", дип сөйләде Гатауллин.
Ул конкурста катнашкан сайтларның сыйфаты арта ди. "Элек домен исемнәре narod.ru кебек бушлай сервисларда урнаша иде, хәзер икенче дәрәҗә доменнарда эшләүче сайтлар күп. tatar.ru доменын кулланучылар бар. Кешеләр үз сайтларына җитдирәк карый башлады", диде Гатауллин.
Быел бәйгедә катнашырга теләк белдереп 10 номинациядә барлыгы 102 гариза кабул ителгән, алар арасыннан 60 интернет-проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булган. Сентябрь ахырында жюри әгъзалары әлеге проектлар арасыннан 38 проектны финалга тәкъдим иткән.
Чит илләрдән килгән өч интернет-проект, татар телендә гомумән мәгълүмат булмау сәбәпле, бәйгедә катнаштырылмаган. Русия төбәкләреннән катнашкан интернет-проектлар да быел финалга үтәрлек дәрәҗәдә катнаша алмаган. Шулай ук укытучылар арасында татар телендә сайт ясаучылар саны да кимегән. Моны оештыручылар мәктәпләрдә татар теле дәресләренең кыскаруы белән аңлата.
Беренче тапкыр "Белем җәүһәрләре" бәйгесе 2010 елда үткәрелгән иде. Ул татар телендә ясалган, мәгариф өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатын күз алдында тота. Чараны Татнетны үстерү фонды, "Белем.ру" оешмасы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан мәдәният министрлыгы оештыра.