Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутаты Чаллы мэрына шәһәр үзәгендә митинглар уздыру мәйданы булдырырга тәкъдим иткән


Чаллы мэры Наил Мәһәдиев
Чаллы мэры Наил Мәһәдиев

Активист Раушан Вәлиуллин белән сөйләшкәннән соң, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илдар Шамилов Чаллы мэрына шәһәр үзәгендә урам җыеннары уздыру өчен махсус мәйдан булдыру тәкъдиме белән чыккан.

Моңа кадәр дә республиканың митинглар турындагы канунын тәнкыйтьләп килгән Татарстан депутаты Илдар Шамилов Чаллыда урам җыеннары уздыру өчен махсус урыннар булдыру тәкъдиме белән шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә чыккан. Бу хакта депутат активист Раушан Вәлиуллинга хат җибәргән.

Шамилов Чаллыда урам җыеннары уздыру өчен Автозавод һәм Комсомол районнарында урыннар каралган, ә Үзәк районда мондый мәйданнар юк ди. Депутат Наил Мәһәдиевкә Азатлык мәйданын, Тукай бакчасын, Энтузиастлар бульварын һәм Шишкин бульварын тәкъдим итә.

"Әлеге мәйданнарны иҗтимагый мөһим мәсьәләләр турында фикер алышулар һәм җәмәгатьчелек кәефләрен белдерер өчен булдырылган урыннар исемлегенә кертүне сорыйм", дип язган Илдар Шамилов.

Шамилов шулай ук Дәүләт шурасына митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр, пикетлар турындагы кануннарны камилләштерү тәкъдиме кертүе турында да белдерә. Нинди тәкъдимнәр икәне хәбәр ителми.

10 октябрь Чаллыда тарих укытучысы һәм активист Раушан Вәлиуллин депутат Илдар Шамилов белән очрашкан иде. Анда активист митинг турындагы кануннарда төп проблемнар һәм Чаллыда җыеннар уздыру өчен мәйданнар булмавы турында сөйләде.

XS
SM
MD
LG