Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Татарстанда "Ислам дәүләте" бүлекчәсен тоткарлавын белдерә


ФСБ Чаллыда 18 кешене тоткарлаган. Алар Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме әгъзалары һәм аларның йогынтысына бирелгән кешеләр дип белдерелә.

Русия федераль иминлек хезмәте Татарстанда террорчы бүлекчә эшчәнлеген туктаткан дип хәбәр итә ФСБның матбугат хезмәте.

"Террорчы бүлекчә ​эшчәнлеге чит илдән "Ислам дәүләте" (Русиядә тыелган) халыкара сугышчан төркеме башлыклары тарафыннан координацияләнгән", диелә ФСБ хәбәрендә.

Махсус хезмәтләр мәгълүматынча, төркем әгъзалары Русиядә "резонанслы чаралар" оештырырга һәм Сүриядәге сугышчыларга кушылырга җыенган. Әлеге максталарда алар радикаль яшьләр арасыннан тарафдарлар эзләү белән шөгыльләнгән дип белдерелә.

Төркемнең бер кешесен Чаллыда корал белән тотканнар. Бер үк вакытта төркемнең тагын алты әгъзасын һәм аларның йогынтысына эләккән дип саналган 11 кешене тоткарлаганнар. Барлыгы 18 адреста тентү уздырылган, корал, экстремистик әдәбият һәм "Ислам дәүләте" атрибутикасы тартып алынган диелә ФСБ хәбәрендә.

Махсус хезмәтләр белдерүенчә, элек "Ислам дәүләте" сугышчан төркемен пропагандалау өчен хекем ителгән Чаллы кешесе бүлекчәнең җитәкчесе булган.

XS
SM
MD
LG