Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә җирдә җәнлекләрнең 60 проценты юк ителгән


Океанда 80 пластик капчык йотканнан соң дулкын Тайланд ярына чыгарып ташлаган кит
Океанда 80 пластик капчык йотканнан соң дулкын Тайланд ярына чыгарып ташлаган кит

1970-2010 еллар арасында кеше гамәлләре аркасында җирдәге җәнлекләрнең 60 проценты юк ителгән. Җәнлекләрнең юкка чыгуның төп сәбәбе - авыл хуҗалыгы эшчәнлеге.

Кешелек цивилизациясе барлыкка килгәннән бирле имезүчеләрнең 83 проценты һәм үсемлекләрнең яртысы юк ителгән. Бу хакта Кыргый табигать фонды (WWF) хисабына нигезләнеп, The Guardian яза.

Җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең юк ителүенең төп сәбәбе дип галимнәр авыл хуҗалыгы эшчәнлеген атый. Ул планетадагы коры җирнең дүрттән өч өлешен алып тора. Моннан тыш, аучылык аркасында дөньяда җәнлекләрнең 300ләп төре юкка чыккан, океаннарның химик пычрануы сәбәпле косаткалар популяциясенең яртысы үлемгә дучар диелә.

Көньяк һәм Үзәк Африкада хәл бигрәк тә авыр. Биредә урманнарны кисү сәбәпле, умырткалы хайваннар популяциясе 89 процентка кимегән. Галимнәр исәпләп чыгаруынча, әлеге төбәктә ике ай саен Лондон зурлыгындагы тропик саванна юкка чыга.

WWF башкарма мөдире Майр Баррет кешелек чиккә килеп җитте дип кисәтте. Әгәр кешеләр популяциясе 60 процентка кимесә, Төньяк һәм Көньяк Америка, Африка, Европа, Кытай һәм Океания бушап калыр иде. "Безнең гамәлләр шундый масштабларга китерде", ди Баррет.

Бүгеннән хайваннарны үтерүне туктаган очракта да, табигатькә тернәкләнү өчен биш-җиде миллион ел кирәк булачак.

XS
SM
MD
LG