Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатыш илләре "ДНР" һәм "ЛНР"да "сайлаулар" уздыруны тәнкыйтьләде


БМОның Иминлек шурасы утырышы
БМОның Иминлек шурасы утырышы

Көнбатыш илләре Русия фетнәчеләре контролендәге җирләрдә сайлаулар уздыру Мински килешүләренә каршы килә дип саный. Русия исә муниципаль сайлаулар гына уздырырга ярамый, "башлык" сайлау рөхсәт ителә ди.

Көнбатыш илләр инициативасы белән БМОның Иминлек шурасы Украина көнчыгышындагы низагка бәйле чираттан тыш утырыш җыйды. Фикер алышулар нигездә үзбилгеләнгән Донецки һәм Луһански "халык республикаларында" сайлаулар турында барды.

Көнбатыш илләре Русия фетнәчеләре контролендәге җирләрдә сайлау уздыру Мински килешүләренә каршы килә дип саный. Швеция вәкиле Улоф Скуг Русиянең Украина көнчыгышындагы гамәлләре Европаның чикләрен үзгәртү омтылышы булып тора диде. Ул Русияне әлеге "халык республикаларында" сайлау уздыруга киртә куярга чакырды.

АКШ вәкиле Джонатан Коэн Украинаның бербөтенлеге 2013 елгы чикләрдә торгызылмаган очракта, Русиядән чикләүләр алынмаячак дип белдерде.

Русиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя Мински килешүләре муниципаль сайлаулар уздыруны гына тыя, ә "башлык" сайлауга каршы килми ди. Моннан тыш, ул Киевны килешүләрне бозуда гаепләде һәм "ДНР" белән "ЛНР"ның аерым статуслары турынданы украин кануны Мински килешүләренә каршы килә диде.

Украина вәкиле Олег Николаенко Донбасстагы сайлаулар киеренкелекнең артуына яңа сәбәп булачак дип фаразлый. Украин дипломаты сүзләренчә, Русиянең Азов диңгезендәге гамәлләре украин корабларына яный. Ул шулай ук Русияне аннексияләнгән Кырым аша Украина көнчыгышына корал җибәрүдә дә гаепләде. Николаенко Мәскәү Кырымда атом коралы урнаштырырга җыена дип тә белдерде.

11 ноябрьдә Украина көнчыгышындагы кайбер төбәкләрне үз контролендә тотучы Русия тарафлы фетнәчеләр "Донецки һәм Луһански халык республикаларына" башлык сайлау һәм үз "парламентлары" сайлауны уздырырга ниятли. Украина бу уңайдан Мәскәүне вазгыятьне кискенләштерүдә гаепли. Мәскәү әлеге низагка тыкшынуын кире кага, ул бары тик "Украина эчендәге низаг" дип атый.

XS
SM
MD
LG