Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда "Бердәмлек" газеты мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин вафат


Рәфгать Әһлиуллин. Фото Самаа татарлары сайтыннан

Самарның "Бердәмлек" өлкә газеты баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин вафат. Сентябрьдә аңа 75 яшь тулган иде.

Рәфгать Әһлиуллин 31 октябрь вафат булган. 1 ноябрьдә Самарның мөселман зиратында җирләнәчәк дип хәбәр итә Самар татарлары сайты.

Рәфгать Әһлиуллин 1943 елның 7 сентябрендә Самар өлкәсе Камышлы районының Дәүләткол авылында туа.

1980нче елларда Самар өлкәсендә татар җәмгыяте оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. 1990 елда татар газеты ачуда катнаша һәм вафатына кадәр "Бердәмлек"нең баш мөхәррире булып эшли.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG