Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия БДБ илләреннән "миллионнарча" урыс телле кешене җәлеп итәргә җыена


Владимир Путин, Нурсолтан Назарбаев, Шәүкәт Мирзиеев
Владимир Путин, Нурсолтан Назарбаев, Шәүкәт Мирзиеев

Русия хакимиятләре илгә "миллионнарча" мигрант җәлеп итә алырлык яңа концепция төзегән. Беренче чиратта урыс телле халыкка Русия ватандашлыгы, эш өчен рөхсәт алу җиңеләячәк.

Мөһаҗирлек турында яңа концепцияне чәршәмбе Русия президенты Владимир Путин имзалаган. Бу хакта ул Мәсәүдә узган чит илдә яшәүче ватандашлар җыенында белдерде.

Яңа документ урыс телле кешеләргә Русия ватандашлыгы һәм илдә эшләү һәм яшәү өчен рөхсәт алуны җиңеләйтә дип яза концепция белән танышкан "Коммерсантъ".

Украина белән Беларустан килүчеләргә урыс теленнән имтихан бирү булмаячак. Проект авторлары белдерүенчә, нәкъ шушы ике ил Русиягә мигрантлар бирүче төп чыганак булачак.

Концепция Русия ватандашлыгы алырга җыенмаган, әмма үзенә һәм Русия җәмәгатьчелегенә файда китерергә теләгән чит ил кешеләрен дә җәлеп итүне күз уңында тота дип яза газета.

Яңа документның максаты - "хезмәт ресурслары җәлеп итү" дип белдергән Русия думасының БДБ эшләре комитеты рәисе Леонид Калашников.

Русия паспортларын бирүне җиңеләйтү турында Русия президенты июньдә үк әйткән иде. Ул вакытта Путин илгә үзләрен "кан тартуы белән урыс дөньясына бәйле" дип тоючыларны һәм Русиядә эшләргә сәләтле кешеләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәк диде.

XS
SM
MD
LG