Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең дүрттән бер өлеше акча юклыктан җәйге ялга бармаган


Русияләрнең 18 проценты быел җәй ялларында беркая да бармаган, ә биш проценты җәен өстәмә эш эшләргә мәҗбүр булган.

Акча җитмәгәнлектән русияләрнең 18 проценты ялларын өйдә генә уздырган, ә 24 проценты шәһәр янындагы бакчаларына барган. Бу хакта Левада үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләрендә әйтелә.

Респондентларның биш проценты җәен өстәмә эштә эшләргә мәҗбүр булган.

Русияләрнең дүрт проценты гына узган җәйдә ерак чит илләргә чыга алган. Чит илләрдә күбрәк Мәскәү кешеләре генә (18 процент) актив ял итә алган.

Левада үзәге сораштыруы Русиянең 52 төбәгендә 136 шәһәр һәм авылларда 18-24 октябрьдә уздырылган. Анда 1600 кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG